1992 елның декабрендә ишекләрен ачкан бина беренче тапкыр зур масштаблы яңарту кичерә. Клуб мөдире Эльмира Ибраһимова сүзләренә караганда, моннан элек монда 2014 елда гына косметик ремонт үткәрелгән. Подрядчик эшләргә 27 февральдә керешкән: төзүчеләр иске конструкцияләрне сүтеп бетергән, барлык бүлмәләрдә стена, түшәм һәм идәннәрне чистарткан. Хәзер бер бригада түбә ябу эшләре белән шөгыльләнә.
Зур масштаблы яңарту кысаларында клубта тәрәзә һәм ишекләр алыштырылачак, идән, түшәм һәм фасад төзекләндереләчәк, җылылык, электр, су белән тәэмин итү һәм канализация системалары тулысынча яңартылачак. Әмма планнар тагын да киңрәк: монда мөдир кабинеты һәм гардероб барлыкка киләчәк, янәшә территория төзекләндереләчәк, ә учреждение заманча җиһазлар белән җиһазландырылачак.
Ремонт вакытында да авылның мәдәни тормышы тукталмый. Коллективлар конкурсларда катнашуын һәм бәйрәмнәр үткәрүен дәвам итә — моның ачык мисалы булып күптән түгел уздырылган «Хуш киләсең, Нәүрүз» дигән театральләштерелгән тамаша тора.