Изге урынның тарихы 1860 нчы елларга барып тоташа. 2023–2024 елларда монда түбә алыштырылды, ә хәзер эчке эшләрнең масштаблы этабына керештеләр. Хәзерге вакытта демонтаж һәм ремонт эшләре алып барыла. Ярдәмгә җирле хакимият, хәйриячеләр һәм авыл халкы килә.
Эшләр тәмамлангач, чиркәү бөтенләй үзгәрәчәк: эчке бүлмәләр яңартылачак, җылылык, электр, су белән тәэмин итү системалары үткәреләчәк, яңа бүлмәләр өстәләчәк.