Лаборатория тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр булдыру һәм эшнең актуаль форматларын эзләү өчен илнең төрле төбәкләреннән килгән мәдәният өлкәсе белгечләрен бергә җыйды. Катнашучылар мәдәниятнең доступлылыгы мәсьәләләрен тикшерде.
Кукмара район мәдәният йорты директоры Айгөл Сафина һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Таткультресурсцентр» ДБУ фестиваль һәм конкурс программалары бүлеге мөдире, Кукмара район мәдәният йорты методисты Нияз Каримуллин «Тропа ЛОКАЛЬНО, НО НАЦИОНАЛЬНО» дигән тематик мәйданчыкта чыгыш ясады. Алар «Арт-резиденция «И к селу, и к городу» проектын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шул ук урында киләчәкнең халык мәдәниятен үстерү турында ачык әңгәмә дә оештырылды.