1 апрель 2026 елны балалар бакчасында, тирә – якны чистарту буенча эшләр алып барылды. Кар эреп бетмәгән өлештә кар таратылды. Җир кипкән өлештә, кар астыннан чыккан чүп – чарны җыеп, яфрак тырмалап, аны җыештыру эшләре башкарылды. Барлык җирдә дә кар эреп бетмәү сәбәпле, тирә – якны җыештыру эшләре дәвам ителәчәк.