Кукмара районыннан Альмир Жуков «Абилимпикс» региональ чемпионаты җиңүчесе булды.
Мәчкәрә мәктәп-интернатының 9 сыйныф укучысы Альмир Жуков инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык чемпионаты «Абилимпикс»ның региональ этабында беренче урынны яулады. Ярышлар 31 мартта «Казан технология һәм дизайн көллияте»ндә узды.
Альмир «Күн эше» компетенциясендә чыгыш ясады һәм югары дәрәҗә осталык күрсәтеп, дәшүчеләрне ышанычлы рәвештә узып китте. Җиңүчене Мәчкәрә мәктәп-интернатының технология укытучысы Галимуллина М.Г. әзерләгән.
Альмирны һәм аның укытучысын бу күркәм җиңү белән котлыйбыз! Сез — районыбызның горурлыгы.