ЭКОяз-2026

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

Миләүшә (русчасы фиалка яки сенполия) - бик күпләрнең яраткан гөле. Нинди генә төстәгеләре юк аның! Әлбәттә, миләүшәләрне һәркем шул чәчәкләренә кызыгып үстерә дә, аларның ел дәвамында чәчәктә булуын тели. Мәктәбәбезнең 5 нче сыйныф укучылары да миләүшә гөлен бик яраталар икән. Алар гөлнең яфрагын тамырландырып, яшәртеп гөлне матур чүлмәкләргә күчереп утырттылар. #ГодЕдинстваНародов  #ГодДоблестиРТ #Олуязская средняшкола #ЭКОВЕСНА2026

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International