Кукмара спортчыларның шахмат триумфы: Нургали Миннеханов истәлегенә турнирда 9 беренче урын
Саба районының Лесхоз посёлогында балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миннеханов истәлегенә багышланган шәһарара тиз шахмат турниры узды. Кукмара спортчылары күркәм нәтиҗә күрсәтеп, күпчелек категорияләрдә призлы урыннарны яулады.
1 урын:
Әминов Эмиль (малайлар 2016–2017)
Петрова Кристина (кызлар 2016–2017)
Әхмәтшин Тимур (малайлар 2012–2013)
Рахматуллин Салим (егетләр 2008–2010)
Хузина Зөләйха (кызлар 2008–2010)
Гыйләҗева Альфия (хатын-кызлар)
Васильев Александр (ир-атлар)
Гарафетдинова Диана (хатын-кызлар — КМС)
Хисматов Нурлан (ир-атлар — КМС)
3 урын:
Хисматова Миләүшә (кызлар 2014–2015)