Нырта урта мәктәбендә санитар-экологик икеайлык кысаларында «канатлыларга ярдәм ит» акциясе узды, анда яз көне кошлар язмышына битараф булмаган балаларны берләштерделәр.
Яшь осталар бик теләп эшкә керештеләр: яхшы сыерчык оялары ясадылар , аннары аларны мәктәп яны территориясенә үзләре урнаштырдылар. #Эковесна2026
#Халыклар еллыгы
#ГодДоблестиРТ