Март-апрель айларында «ЭКОяз 2026» республика акциясенең санитар-экологик икеайлыгы кысаларында укучылар чәчәк орлыклары утырттылар. Язның беренче билгеләре җитү белән орлыкларны үсентеләр өчен чүлмәкләргә утыртырга вакыт җитә. Малайлар читтә калмадылар, шундый кызыклы эшкә керештеләр! Җылы көннәр җиткәнче, балалар мәктәп бинасында үсемлекләрне карыйлар. Ә бик тиздән бу чәчәкләр безнең мәктәп яны территориясен бизәячәк!
#Эковесна2026 #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ