Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара шәһәре алтынчы номерлы “Салават күпере” һәръяктан үстеререшле балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә язгы “ЭкоЯз” бәйгесе дәвам итә. Бу бәйгедә балалар бакчасында эшләүчеләр генә түгел, ә балаларның әти – әниләре дә бик теләп катнаша. Һәр төркемдә, “Мин табигать чистартам” дигән бәйге оештырылды. Ял көннәрендә тирә – якны чистартуда нинди эшләр башкарганнарын, безнең канатлы дусларыбыз өчен сыерчык оялары ясап, аларны куйган фоторәсемнәрен алып килделәр. Әлеге бәйге апрель аеның соңгы атнасына кадәр дәвам ителәчәк.
#Эковесна2026 #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ