Безнең тренер — Россиянең иң яхшылары арасында!
11 апрельдә Казанда СССРның халыкара класслы спорт остасы Н. Мадьяров истәлегенә самбо буенча Бөтенроссия ярышлары узды. «Зилант» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе, ә хәзер тренер-укытучысы Альберт Ильсур улы Шангараев мактаулы 2-нче урынны яулады.
Альберт Ильсур улын котлыйбыз! Бу бары тик медаль генә түгел — безнең барлык егетләр өчен үрнәк. Горурланабыз! 👏