ЭКОяз-2026

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

«ЭКОяз-2026» экологик марафонының 2 нче атнасы «ЗооЗабота»исеме астында уза.
Тормышыбызны йорт хайваннарыннан башка күз алдына китереп карагыз. Бу мөмкин түгел! Без дүрт аяклы дусларга һәм ярдәмчеләргә ияләштек.
Балаларның хайваннар белән тыгыз элемтәдә булуы — аларда игелек, теләктәшлек, ярдәмчеллек һәм сизгерлек хисләре тәрбияләү өчен менә дигән мәктәп ул. Әгәр балага бу сыйфатларны иң яшь вакытта ук сеңдермәсәң, соңыннан соң булачак. Ярдәмчеллек, кызгану бөртекләре балачактан ук салына бит. Хайванга карата мөнәсәбәт, лакмус кәгазе шикелле, әгәр көчсез җан иясе өстеннән хакимлек алса, баланың үзен ничек тотачагын күрсәтә. Хайваннарга мәрхәмәтле балалар кешеләр белән аралашуда ачык һәм әдәплерәк. Алар якыннарын югары бәялиләр, аралашуны кадерлиләр һәм рәхимсезлек күрсәтмиләр. Шуңа күрә баланы иң ямьсез хайванны да якларга өйрәтү бик мөһим.
Укучыларыбыз актив катнашып, хайваннар турында кайгырттылар.
#ЭКОВЕСНА2026
#Хайваннар мәшәкате
#Ярдәмчеләргә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International