Әдәби сәгать”Нечкә хисле, батыр йөрәкле”. (Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 85 ел).

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

15 апрель  көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, күренекле шагыйрь Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗанов иҗатына багышланган  “Нечкә хисле, батыр йөрәкле” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте

Чара барышында ял итүчеләр Р.Әхмәтҗановның шигырьләрен тыңладылар. Биредә ял итүче Ахметшина Венера ханым, шагыйрьнең “Балачакта”, “Сабан туенда” дигән шигырьләрен укып үтте. Видео-язмадан шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановов сүзләренә, Инсаф Хәбибуллин көенә иҗат ителгән “Сандугач керде күңелгә” дигән җырны Салават Фәтхетдинов башкаруында  тыңладылар.Үзәктә ял итүче Галимуллин Рифкат, Динмухаметов Ильсур гармунда  милли көйләр уйнап әдәби чараны тагы да ямьләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International