24–26 апрель көннәрендә сәгать 10:00 да Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узачак. Быел ул унберенче тапкыр оештырыла һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларны берләштерү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү.
Офлайн катнашу өчен diktant.tatar сайтындагы «Мәйданчыклар» бүлегендә үзегезгә уңайлы урынны сайларга кирәк. Диктантны онлайн рәвештә дә язарга мөмкин: классик форматта (эшне электрон почтага җибәреп) яки интерактив форматта (сайтта турыдан-туры язып). Трансляция «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук акциянең рәсми сайтында 10:00 сәгатьтә башлана.