Үзәк китапханә «Библионочь-2026» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
17 апрельдә Үзәк китапханә ел саен уздырыла торган «Библиотөн-2026» Бөтенроссия акциясендә катнашты, ул быел «Халыклар бердәмлеге – Россия көче» девизы астында узды.
- Чарага килүчеләр "Россия- Бөек Ватаныбыз” – дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
- “Халык мәдәнияте - борынгыдан бүгенгегә кадәр” дигән фотозона төзелде. - «Халыклар күп, ил бер»: дигән тематик сәгатьне китапханәче Саттарова Л.Р. мәктәп укучылары өчен үткәрде.
- Китапханаче Салимова Т.Х., “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Мәңгелеккә юл” дигән әдәби сәгать үткәрде.