Кукмара районында ветераннарга һәм СВО катнашучыларына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

2026 елда Татарстан Республикасында Үткәрелә торган Хәрби һәм хезмәт даны елының төп чаралар Планын гамәлгә ашыру максатыннан, Кукмара муниципаль районында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган хокукый ярдәм күрсәтү чарасы узачак. Аерым игътибар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидларга һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, махсус хәрби операция катнашучыларына, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына хокукый консультацияләр бирүгә һәм хокукый характердагы документлар төзүгә юнәлдереләчәк.

Чара 2026 елның 28 апрелендә сәгать 10:00дан 13:00га кадәр Үзәк район китапханәсе бинасында (Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 36 нчы йорт) уза. Язылу телефоннары: 89063228102, 2-84-01.

Чарада түбәндәге оешмалар вәкилләре катнашачак: прокуратура, социаль яклау бүлеге, социаль фонд, Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт теркәү, кадастр һәм картография хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, «Кукмара Үзәк район хастаханәсе» ДАҮЗ, «Ватанны сакчылар» фонды, Мәгариф идарәсе, опека һәм попечителлек бүлеге, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының торак хисабы бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International