17 апрель көнне күп илләрдә экологик белем көне билгеләп үтелә. Кукмара шәһәре 1 нче номерлы гимназиянең 2 " а " сыйныфында экология турниры үткәрелде: балалар уен формасында сорауларга җавап бирделәр, экологик бурычларны хәл иттеләр һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең гади ысуллары турында фикер алыштылар. #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ