Кукмара районында язгы чакырылыш кампаниясе — 2026 башланды. Район хәрби комиссары гвардия майоры Альберт Гомәров законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде һәм ата-аналар һәм чакырылучыларны борчыган сорауларга җавап бирде.
Быелдан чакыру кәгазьләре киләчәк солдатларга электрон рәвештә «Госуслуги» порталы аша җибәреләчәк. Ул шәхси кабинетта урнаштырылган мизгелдән алып тапшырылган санала. Шулай ук Россиянең барлык төбәкләренең хәрби комиссариатларын берләштерүче Бердәм үзәкләштерелгән цифрлы платформа эшли башлады, ә чакырылыш комиссияләре ел әйләнәсе эш режимына күчтеләр. Чакырылыш сроклары үзгәрмәде: ул 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк, аннары 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр яңадан башлана.
Альберт Гомәров чакырылучыларны хезмәт үтәү өчен, нигездә, Үзәк федераль округ территориясендә урнашкан хәрби частьләргә җибәрәчәкләрен һәм аларның берсе дә махсус хәрби операция зонасына озатылмаячагын ассызыклады.