Шатлык белән хәбәр итәбез: Татарстан Республикасы Раисы мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Кукмара район Мәдәният йорты каршындагы халык театры режиссёры Сәләхетдинов Рамил Салих улын дәүләт бүләге — «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләү турында Указга кул куйды.
Сезне, Рамил Салих улы, чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт. Сәламәтлек һәм районыбыз, республикабыз файдасына алдагы уңышларыгызны телибез.