2026 елның 20–23 апрелендә Татарстан башкаласы Казанда «Чәчәкләр китерегез Тукайга” дип исемләнгән XVI Бөтенроссия Габдулла Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды. Бу чара Россиянең төрле почмакларыннан килгән катнашучыларны берләштергән, шигърият һәм мәдәният сөючеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде.
Быелгы конкурс дүрт мөһим датага багышланган иде:
бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу;
Россия халыкларының бердәмлеге елы;
Россия Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгы;
М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортының 85 еллыгы.
Конкурста Иске Юмья авыл китапханәсеннән Якимова Дарья һәм Туембаш авыл китапханәсеннән Шакирова Кәмила дә катнашты. Алар Габдулла Тукай әсәрләрен, шулай ук башка авторларның һәм үзләренең Тукайга багышланган шигырьләрен тәкъдим итте.
Ике катнашучы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.