22 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсендә, Габдулла Тукайның туган көне, 140 еллык юбилее уңаеннан , “Яздан аерып булмый Тукайны” дигән әдәби сәгать үтте. Әлеге чарада Кукмара районы Поч-Кучук урта мәктәбе укучылары һәм “Салават күпере” иҗат берләшмәсе әгъзалары, катнашты.
Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты, аның турында кызыклы фактлар белән кыскача таныштырып китте. Укучылар һәм кунаклар Тукайның шигырьләрен, җырларын аудио язмада тыңладылар. Тукай иҗаты буенча әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучылар үзләренең Тукайга, туган телгә багышланган шигырьләрен укыдылар. Кичәдә Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге чара Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.