2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә
Язгы-җәйге чорда янгын куркынычы арту сәбәпле, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында» 2026 елның 15 апрелендәге 420 номерлы карары белән 2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Моннан тыш, җәмәгать туклануы объектлары (рестораннар, кафелар, барлар һ.б.) территорияләрендәге һәм эксплуатацияләнә торган мангаллардан һәм башка җайланмалардан тыш, торак пунктлар территориясендәге мангалларда, мичләрдә һәм янмый торган башка савытларда, бакчачылык ширкәтләрендә яисә балалар лагерьларында ашарга пешерергә ярамый.
Моннан тыш, урман янгыннары һәм башка Ландшафт (табигать) янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, балаларның ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары территорияләрендә, бакчачылык яисә яшелчәчелек ширкәтләре, савыктыру оешмалары территорияләрендә, шулай ук икътисад объектларында, урман – парк зоналарында, торф кишәрлекләрендә һәм ачык территорияләрдә 1-3 класслы хәвефле пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела.урман массивлары белән чиктәш.
Шулай ук янучан материаллардан идарә ителми торган эшләнмәләрне җибәрү тыела, аларны биеклеккә күтәрү принцибы конструкцияләр эчендә ачык ут ярдәмендә һаваны җылытуга нигезләнгән.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штраф күләме 2 тапкырга арта:
- гражданнарга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;
- вазыйфаи затларга-30 меңнән 60 мең сумга кадәр;
- эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга-60 меңнән 80 мең сумга кадәр;
- юридик затларга - 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча УНД һәм ПР Баш идарәсенең Балтач һәм Кукмара муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге