Лубян авылында су басу хәле.
Нократ елгасында су күтәрелү нәтиҗәсендә су басу зонасына 30 кешелек 17 йорт яны участогы (Заречная урамы, Островная урамы, Эшчеләр тыкрыгы) эләккән.
Хәзерге вакытта Островная урамындагы җиде йортка автомашина белән юл юк, яшәүчеләр шәхси йөзү чаралары-көймәләр белән барып җитәләр. Калган йортларга юл су өсте биеклегеннән 1,5 метрга югарырак булган дамба буенча бар.
Лубянда гидрологик хәлне тикшереп торуны тәэмин итү өчен вакытлыча гидрологик пост эшли. Халыкны йөреп чыктылар, белешмәләр өләштеләр.