ЭКОяз-2026

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
Габдулла Тукай «Эшкә өндәү».
Экокоманда укучылары "Табигать язмышы безнең кулларда" акциясенә кушылып, карлыган куакларын яңартып, төпләрен йомышарттылар. Укучылар, шулай ук узган ел көз нигез салынган агач- куаклар үстерү участогына күзәтү ясадылар.
Агач утырту — бик кирәкле һәм саваплы гамәл. Чөнки утыртылган һәр агач табигатькә, кешеләргә, хайваннарга, кошларга, хәтта бөҗәкләргә дә файда китерә. Кешенең күңелендә мәрхәмәтлелек уята һәм тирә-юньдәге һәр нәрсәгә сакчыл карарга өйрәтә. Үзең утырткан агач үсеп китсә, хезмәт җимешен күрү — үзе бер бәхет бит әле ул.

#Хәрбибатырлыкһәмхезмәтфидакарьлегеелы #халыкларбердәмлегеелы #ГодЕдинстваНародов          #ГодДоблестиРТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International