«Күрше» фестиваленең яңа сезоны башланды. Узган елда катнашучыларның инициативалары 160 000 дән артык Татарстан халкын һәм кунагын җыйды — йөзләгән вакыйга, һәрберсе артында җирле берләшмәләр торды. Хәзер оештыручылар тагын да алгарак бара.
Төп конкурстан тыш, «Күрше. Мирас» юнәлеше эшләтеп җибәрелде. Ул бер көннән озаграк яшәүче проектлар өчен: алар шәһәр мохитенең бер өлешенә әйләнә, мәдәни традицияләр формалаштыра һәм мирас булдыра.
«Фестиваль баштан ук җирле берләшмәләрне үстерү коралы буларак иҗат ителде. Бүген күп инициативалары аерым вакыйгалар чигеннән чыга. “Күрше. Мирас” — Татарстанда тотрыклы мәдәни практикаларны хуплауга һәм креатив индустрияләрне үстерүгә адым», — дип билгеләп үтте Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Нагуманова.
Приз фонды — 40 млн сум.
Гаризалар 24 майга кадәр кабул ителә.
Барлык мәгълүмат — kurshefest.ru сайтында һәм карточкаларда.👍