1 Май — Яз һәм хезмәт көне! Бәйрәм алдыннан тәрбия буенча директор киңәшчесе Ф.Т. Гобәйдуллина 5 «А» сыйныфында «Яз һәм хезмәт: тарих, традицияләр һәм хәзерге заман»сыйныф сәгате оештырды. Балалар бәйрәмнең тарихы, аның эшчеләр хәрәкәтләрендәге тамырлары һәм халыкның язгы гореф-гадәтләре турында белделәр, һәр кеше тормышында хезмәтнең роле һәм башкаларның хезмәтенә хөрмәт күрсәтүнең әһәмияте турында фикер алыштылар.