«Бессмертный полк» онлайн: акциягә ничек кушылырга?

2026 елның 5 мае, сишәмбе

«Үлемсез полк» («Бессмертный полк») акциясе ел саен уздырылып килә. Дуслар, сезнең дә актив катнашуыгыз сорала.

Гаризаны 6 майга кадәр тапшырырга мөмкин:
🔸 2026.polkrf.ru сайтында
🔸 ВКонтактедагы vk.com/polk_app мини-кушымтасында

Катнашу өчен шәхси кабинетта геройның фотосын һәм мәгълүматын йөкләргә, аннары аның тарихын социаль челтәрләрдә уртаклашырга кирәк.

Трансляция 9 майда сәгать 12:00 (Мәскәү вакыты) белән 2026.polkrf.ru сайтында башланачак.

Без — Бөек Җиңүнең варислары! Ә истәлек яшәгәндә — геройларыбыз исән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International