Тукайның тере мирасы: Кукмаралы яшь талантлар Мәскәүне яулады

2026 елның 3 мае, якшәмбе

МәскәүнеңТатар мәдәният үзәгендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган кичә узды. Төп вакыйга — «Тукай иле» IV Халыкара конкурсы йомгакларын ясау. Безнең «Созвездие» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре — иң яхшылар арасында!

🥇 Абдуссамад Сабиров (җитәкчесе Ләйсән Хусаинова) — I дәрәҗә лауреаты.
🥈 Мәдинә Фәхретдинова (җитәкчесе Айсылу Миңгазова) — II дәрәҗә лауреаты.

Балалар иҗаттагы тәүге җитди уңышларына әверелгән дипломнар һәм истәлек бүләкләре алды.

Сез — безнең горурлыгыбыз! Котлыйбыз һәм яңа казанышлар телибез. ❤️ куегыз һәм комментарийларда котлауларыгызны языгыз! ✨

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International