Безнең мәктәптә чәчәкләр утырту күркәм, матур традициягә әверелде. География укытучысы Мөхәммәтов а.р. җитәкчелегендә укучылар мәктәп яны участогында чәчәк үсентеләре утырта башладылар. Җәй көне һәр клумба тормышны якты буяулар белән тутыра, мәктәп хезмәткәрләре һәм укучыларына гына түгел, ә тирә-юньдәгеләргә дә яхшы кәеф тудыра. #ЭКОВЕСНАКукмор #МБОУООШимФасиляАхметовасКаркаусь #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ #эковесна2026 #МинэкологииРТ