ЭКОяз-2026

2026 елның 8 мае, җомга

«ЭкоЯз-2026» акциясенң 6 атнасы башланды. «Безнең Геройлар янәшәдә яши» тематик атналыгы кысаларында Кәркәүч авылы Фасил Әхмәтов исемендәге мәктәп укучылары, җыр һәм рәсем укытучысы Гөбәйдуллина Э. И. җитәкчелегендә һәйкәл территориясен җыештыруда актив катнаштылар. Балалар тырма белән тирә-юньне чистарттылар, чүп үләннәрен эшкәрттеләр, чүп-чар җыйдылар. Истәлекле урыннарны төзекләндерү — безнең эшләрнең бик аз өлеше, алар ярдәмендә без үзебезнең хакка, баш өстендәге тыныч күк йөзе хакына үз гомерләрен биргән кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең төп бурыч — бу хәтерне мөмкин кадәр озаграк саклау. #КомандаВоспитанияРТ #КомандаВоспитанияКукмор #Эковесна2026 #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International