Бүген эшче һөнәрләр тотрыклы киләчәкнең һәм икътисадны ышанычлы үстерүнең нигезе булып тора. Нәкъ менә хезмәт кешеләре — механизаторлар, агрономнар, сващиклар, төзүчеләр, инженерлар, җитештерү операторлары — көн саен районның һәм бөтен илнең үсешенә зур өлеш кертә.
«Кадрлар» милли проекты кысаларында таләп ителүче белгечләр әзерләүгә һәм яшьләр арасында эшче һөнәрләр абруен күтәрүгә аерым игътибар ителә. Кукмара районында бу эш системалы һәм эзлекле рәвештә алып барыла.
Бүген районның 11 мәктәбендә авыл хуҗалыгы сыйныфлары уңышлы эшли. Монда мәктәп укучылары өлкән сыйныфлардан ук заманча авыл хуҗалыгы технологияләре, агрономия, инженерия һәм механизация нигезләре белән таныша. Мондый профильле сыйныфлар балаларга киләчәк һөнәрен аңлы рәвештә сайларга, беренче практик күнекмәләр алырга һәм туган җирдә эшкә урнаштыруның реаль перспективаларын күрергә ярдәм итә. 💪