2026 елның 14 маенда Ошторма - Юмья урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында җиңел атлетика буенча Кукмара районы беренчелеге узды,ул Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81-1 еллыгына багышланды. Катнашучылар 100 метрга (спринт), йөгерүдән озынлыкка сикерү, 1200 метрга (кызлар) һәм 2 км га (егетләр) йөгерү, 4х400 метрга эстафета дисциплиналарында ярыштылар.Ярышларда 165 бала катнашты. Призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр.