Ядегәр мәктәбе укучылары һәм педагоглары авыл Сабантуе уздырыла торган урында зур өмә үткәрделәр. Сабантуй-авылыбызның йөрәге, һәр гаиләдә көтелә торган бәйрәм. Нәкъ менә шуңа күрә без язны хезмәт десанты белән каршы алырга һәм мәйдан территориясен тәртипкә китерергә булдык.
#ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ