2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11 кә югары, бу чорда максималь һава температурасы +26 дан +33 кә кадәр булачак.
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы +12..+17˚. Көндез максималь температура +28..+32˚.