Кукмара районында «Актив озын гомерлек»: өлкән буын өчен спорт, сәламәтлек һәм рух көче

2026 елның 18 мае, дүшәмбе

Кукмара районында «Актив озын гомерлек» программасы кысаларында өлкән буын вәкилләренең спорт белән шөгыльләнүе һәм сәламәтлеген ныгыту өчен шартлар тудыру буенча актив эш дәвам итә.

Бүген районда скандинав йөреше төркемнәре уңышлы эшли — дәресләр стадионнарда һәм паркларда уза. Кышын спорт сөючеләрне чаңгы спорты клубы берләштерә, җәен велосипед белән йөрү аерым популярлык казана. Күп кенә «көмеш» яшьтәге халык җиңел атлетика, иртәнге гимнастика белән даими шөгыльләнә һәм спорт комплекстарына йөри. «Сәламәтлек төркеме» катнашучылары октябрьдән апрельгә кадәр «Барс-Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында тренировкалар үткәрде, ә җылылык белән «Туеш» стадионында дәвам итәләр.

Актив озын гомерлек өчен шартлар тудыру һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү «Гаилә» милли проектының мөһим юнәлешләре булып тора. Нәкъ менә мондый инициативалар озак еллар дәвамында сәламәтлек, рух көче һәм активлык сакларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International