Киров өлкәсе халык иҗаты осталарының тартылу үзәгенә әйләнде: Кызыл Поляна шәһәрендә югары дәрәҗәдә V Татар фольклорының «Түгәрәк уен» фестиваль-конкурсы узды. Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә сәхнәдә 40тан артык катнашучы җыелып, мәдәниятебезнең байлыгын күрсәтте. Кукмара районы делегациясе лаеклы бүләкләр белән кайтты!
Манзарас СДК нәтиҗәләре:
🥇 I дәрәҗә лауреаты — «Импульс» хореография коллективы (җит. Р.М. Бадышева)
🥈 II дәрәҗә лауреаты — «Грация» коллективы (җит. Р.Р. Филиппова)
🥈 II дәрәҗә лауреатлары — солистлар Б.Р. Андреев һәм А.Н. Фаляхова
🥉 III дәрәҗә лауреаты — «Асыльяр» вокал ансамбле
Олы Сардек СДК нәтиҗәләре:
🥇 I дәрәҗә лауреаты — «Чәчкә» халык бию ансамбле
🥇 I дәрәҗә лауреатлары — солистлар Шәүкәт Хөсәенов, Нурфия Фаттахова һәм Ландыш Муратова
🥈 II дәрәҗә лауреаты — «Сердәш» фольклор төркеме (коллектив истәлек бүләкләре белән дә билгеләнде)
«Сәйлән» халык җыр һәм бию ансамбленең (җит. Гөлшат Ризванова) отлич нәтиҗәләре — алар да I дәрәҗә лауреат дипломына иреште.
Коллективларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен лаеклы танылу белән котлыйбыз! Сезнең белән горурланабыз! 👏🎉