Экояз экологик икеайлыгы һәм «Безнең геройлар янәшә яши» тематик атнасы кысаларында бакчабызда тәрбияләнүчеләр тәрбияче Г.Ф. Доминова белән бергә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга багышланган һәйкәл территориясен җыештыруда актив катнаштылар. Балалар чүп-чарны җыйдылар, коелган яфракларны җыештырдылар һәм мемориал янындагы чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерделәр.
#ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ