2026 елның 15 маенда Татарстан республикасы дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте хезмәткәрләре профсоюзының Президиум утырышы узды. Президиум әгъзалары социаль партнёрлыкны үстерүгә юнәлдерелгән «Иң яхшы территориаль-тармак килешүе» республика конкурсының йомгакларын раслады. Бәяләү өстәмә льготалар күләме һәм килешүләрнең икътисади нәтиҗәлелеге буенча үткәрелде.
Кукмара районы профсоюз оешмасы Резеда Нурисламовна җитәкчелегендә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә йөкләмәләрне җаваплы үтәгәне өчен республика конкурсында мактаулы 3 урын яулады!
Профсоюз оешмабызны һәм Резеда Нурисламовнаны лаеклы танылу белән котлыйбыз! Социаль партнёрлыкны ныгытуда һәм хезмәткәрләр хокукларын яклауда яңа уңышлар телибез. 👏