Тыюлыкта законсыз балык тоту — җенәят җаваплылыгына китерә!
Казан рарайон табигатьне саклау прокуратурасы су биологик ресурсларын саклау өлкәсендә законнар үтәлешен тикшерү уздырды. Ачыклануынча, бер гражданин Идел елгасы акваториясендә — региональ әһәмияттәге «Идел киңлекләре» дәүләт табигать тыюлыгында, рөхсәт ителмәгән корал кулланып, законсыз рәвештә балык тоткан.
Искәртәбез: тыюлыкларда ятьмә белән балык тоту — административ хокук бозу түгел, ә җенәят җәзасына китерә. Табигатьне саклагыз һәм законны бозмагыз!