Казан шәһәре районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлеше тикшерелде.
Билгеләнгәнчә, Биектау муниципаль районы администрациясенең вазыйфалы кешесе махсус хәрби операциясендә катнашучының Әлдермеш авылындагы чишмәне саклау мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатен объектив, һәрьяклы карауны тәэмин итмәгән, мөрәҗәгатьтә куелган сорауларга эчтәлекле җавап бирелмәгән, закон бозуларны бетерү чаралары күрелмәгән.
Табигать саклау прокурорының карары буенча гаепле кеше РФ КоАПның 5.59 маддәсе (гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен бозу) белән административ җаваплылыкка тартылды һәм 5000 сум штраф рәвешендәге җәза бирелде.