Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Лубян мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы узды
2013 елның 20 декабре, җомга
Һәр көн төрле фәннәргә багышланган иде. Укучыларыбыз төрле бәйгеләрдә катнаштылар: “Яхшы язучы”, “Яхшы укучы”. Үзләренең көчләрен математик бәйгеләрдә дә сынадылар: “Безнең сыйныф - саннарда”, “Тиз санаучы”. Биология укытучысы Матвеева Е.В. “Әйләнә-тирә дөнья” уены үткәрде. Анда 2-4 сыйныф укучылары үзебезнең туган як хайваннарын искә алдылар, туган як табигатен сакларга сүз бирделәр. Атналыкка “Яңа ел уенчыгы” ясау проекты да кертелгән иде. Балалар төрле-төрле чыршы уенчыклары ясадылар. Чын күңелдән караокэга җырладылар. Ата-аналар ярдәме белән театр костюмнары әзерләп, һәр сыйныф театр куеп, үзара көч сынаштылар. Һәр укучы “Кышкы могҗиза” дигән темага рәсем ясады. Иң матур рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
Җомга көн – әдәби уку көне иде. Бу көнне “Мәктәпкә китап бүләк ит” акциясе оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары мәктәп китапханәсенә 19 китап бүләк иттеләр. Мәктәп китапханәчесе – Бабакаева Р.Е. балаларга бик зур рәхмәтләр әйтеп, бүләк ителгән китапларны инвентарь дәфтәргә язып куйды. Һәр теләгән кеше бу китаплардан файдалана алачагын белдерде.
Бер генә бала да атналыкта катнашмыйча калмады. Алар бик шат. Шул ук вакытта башлангыч сыйныф укытучылары – Хузина Р.А., Федорова И.М., Лаврентьва Г.Ф., Камалутдинова З.Р.да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аларга бик зур рәхмәт әйтәбез.
Атналыкны мәктәп линейкасы тәмамлады. Бу көнне һәр җиңүче үзенә тиешле өлешен алды (грамота,рәхмәт кәгазе, тәмле призлар).
Мондый атналыклар балаларга кирәк. Чөнки укытучылар яңа технологик алымнар кулланып эш иткәндә балаларга уку җиңел, кызыклы, мавыктыргыч булып тоела.
Лубян урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуреева Люция Рәшит кызы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Гомер көзендә дә сәхнәдә: Кукмарада өлкәннәр бию аша яңа тормыш таба
“Гаилә” илкүләм проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе – өлкән яшьтәге кешеләрнең актив һәм озын гомерле булуын тәэмин итү.
Аш-Бузи авылында тулы залда «Син безнең горурлыгыбыз!» дигән патриотик чара узды.
Аш-Бузи авылында тулы залда «Син безнең горурлыгыбыз!» дигән патриотик чара узды. Кичәнең каһарманнары — алты гади хәрби, өч контрактник һәм махсус операциядә һәлак булган якташ истәлеге. Бәйрәм милли проектлар буенча төзелгән заманча клубта рәхмәтле авылдашларны бергә җыйды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында 20 сәгатьтән 30 минут 5 апрельдән 6 апрельнең 10 сәгатенә кадәр Бер сәгать дәвамында, төн ахырына кадәр һәм 2026 елның 6 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
5
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән 5 апрельнең 6 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-18 м/с көчле җил (Казан шәһәрендә 15 м/с кадәр) көтелә; яшен булырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз