Гражданлык законнары (РФ Гражданлык кодексының 150, 152 маддәләре) хурлаучы мәгълүматларны кире кагуны, шулай ук мораль зыянны каплауны таләп итү мөмкинлеген күздә тота.
Әдәпсез рәвештә белдерелгән башка затның намусын һәм абруен кимсеткән өчен гаепле зат РФ КоАП 5.61 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган (мыскыллау) һәм 5000 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнгән.
Прокуратура искә төшерә: һәркем намуска, дәрәҗәгә һәм эшлекле абруйга кул сузудан суд яклавына хокуклы. Белә торып ялган һәм кимсетүле мәгълүматлар тарату юридик җаваплылыкка китерә - административ штрафтан алып суд карары буенча мораль зыян компенсациясенә кадәр.