Игътибар, Кукмара районының иҗатчыл һәм актив яшьләре!
XIV ел саен уздырыла торган Татарстан Республикасының эшләүче яшьләре иҗатының ачык республика телевизион фестивале «Наше время – Безнең заман» гариза кампаниясе башланды. 2026 елда фестиваль Хәрби һәм хезмәт даны елына багышланган.
Кем катнаша ала?
Татарстан предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре 18 яшьтән 35 яшькә кадәр чакырыла.
Фестиваль номинацияләре:
🎵 «Музыкаль юнәлеш» (вокал сәнгате)
💃 «Бию юнәлеше» (хореография)
🌟 «Дан минуты» (оригиналь жанр: сәнгатьле сүз, эстрада миниатюрасы, цирк, пантомима һ.б.)
Үткәрү этаплары:
Зона этаплары: Яр Чаллы – 16–17 октябрь, Әлмәт – 23–24 октябрь, Зеленодольск – 6–7 ноябрь.
Финал (суперфинал): 13–14 ноябрь Казанда.
Гала-концерт: 16 ноябрь КРК «Пирамида»да (Казан шәһәре).
Фестивальнең гомуми приз фонды 4 миллион сум тәшкил итә. Команда-җиңүче диплом, Татарстан Республикасы Рәисеның күчмә Кубогы һәм 500 мең сум акчалата премия алачак. «Безнең заман герое» дигән мактаулы исем иясе 300 мең сум премия алачак.
Гаризаны фестивальнең рәсми сайтында тапшырырга мөмкин: bzzm.ru.
Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов ярдәмендә, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы инициативасы буенча үткәрелә. Проект авторы — «Созвездие-Йолдызлык» Региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы.