«Хезмәт кешесе» Милли премиясенә гаризалар кабул итү башланды

2026 елның 30 июне, сишәмбе

Районыбыз предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләрен икенче «Хезмәт кешесе» Милли премиясендә катнашырга чакырабыз.

Премия «Кадрлар» милли проекты максатларына ирешү, ил икътисадын үстерүгә һәм аның конкуренциягә сәләтлелеген арттыруга өлеш керткән хезмәткәрләрнең казанышларын тану һәм бүләкләү өчен булдырылган.

📅 Үткәрү этаплары:

  • Беренче этап (гаризалар кабул итү): 17 июньдән 2026 елның 17 июленә кадәр.

  • Икенче этап (региональ сайлап алу): 18 июльдән 30 сентябрьгә кадәр — гаризаларны экспертларча карау һәм региональ этап җиңүчеләрен билгеләү.

  • Өченче этап (финал): 1 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр — йомгаклау һәм бүләкләү өчен исемлекләр әзерләү.

🏅 Федераль этап җиңүчеләрен бүләкләү 2026 елның ноябрь ахыры — декабрь башында Мәскәүдә узачак.

Премия турында тулырак мәгълүмат һәм катнашу шартлары рәсми сайтта: chelovektryda.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International