Якшәмбе, 5 июльдә, Кукмарада триатлон буенча Балалар лигасының III республика ярышлары этабы узачак. Ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар катнашачак. Өченче ел рәттән спорт вакыйгалары сериясенең генераль партнёры булып «СМУ-88» компанияләр төркеме чыгыш ясый. Шул ук көнне Кукмарада өлкәннәр арасында дуатлон буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге узачак.
Балалар спортын хуплау компаниянең социаль сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе булып тора. Сезон республиканың төрле шәһәрләрендә уза торган 8 этапны үз эченә ала. Программага кышкы дуатлон, акватлон, триатлон һәм дуатлон-кросс буенча ярышлар керә. Хәзерге сезонда беренче ике этап инде узды: февральдә сезон Казанда кышкы дуатлон буенча ярышлар белән ачылды, ә апрельдә 300гә якын катнашучы Түбән Камада акватлон стартына чыкты. Кукмара этабында яшь спортчыларга йөзү һәм йөгерү буенча дистанцияләрне уздырырга туры киләчәк. Дистанциянең гомуми озынлыгы 6 километр тәшкил итәчәк. Барлыгы ярышларга 209 бала гариза биргән.
Искәртәбез, Татарстанның Балалар триатлон лигасы 2020 елдан Татарстан Триатлон федерациясе тарафыннан Татарстан хөкүмәте, Казан мэриясе һәм Россия җыелма командаларының Спорт әзерлеге үзәге ярдәмендә үткәрелә. Ярышларның генераль партнёры булып «СМУ-88» компанияләр төркеме 2024 елда булды – шул вакытта аларда 1300 дән артык яшь триатлет катнашкан иде.