Кукмарада гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2026 елның 3 июле, җомга

2024–2026 елларда традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәтенең нигезләрен гамәлгә ашыру буенча төп чаралар планын үтәү максатыннан, Кукмара муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган хокукый ярдәм күрсәтү чарасы узачак. Аерым игътибар махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый консультацияләр бирүгә һәм хокукый характердагы документлар төзүгә юнәлдереләчәк.

Чара 2026 елның 9 июлендә сәгать 11.00дан 12.00га кадәр Үзәк район китапханәсе бинасында (Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 36 нчы йорт) уза. Язылу өчен: 89063228102, 2-70-57.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International