Кукмара районы прокуратурасы 36 яшьлек җирле кешегә карата гаепләү акты раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 119 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (аны гамәлгә ашырудан куркырга нигез булганда үтерү белән янау).
2026 елның 5 июнендә кичке вакытта үз йортының гаражында исерек хәлдә булганда, зыян күрүче белән кинәт туган сгыш вакытында кулына табуретка алган һәм үтерү белән янау сүзләрен әйткәндә, аның башына кимендә бер тапкыр суккан.
Хәзерге вакытта җинаять эше асылы буенча карау өчен мировой судка җибәрелгән.