Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Вахит авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Җәүһәр" ансамбле булдыра!
2013 елның 27 декабре, җомга
Вахит авылы мәдәният йортына очраклы рәвештә килеп чыккан кеше, көчле алкышлар, көлү, сызгыру, мактау сүзләре ишетеп, хәйран калыр иде дә, зур артистлар концерт куя, ахры, - дип уйлар иде...
Әйе шул, зур артистлардан бер дә ким түгел “Җәүһәр” фольклор ансамбле кызлары һәм егетләре! Бу көнне алар үзләренең осталыкларын исбатлап күрсәттеләр.
Ансамбль оешуга 7 елдан артык вакыт үткән ләбаса! Әле кайчан гына Гөлнара апалары, аларны җырлатты, биетеп, сөйләтеп карап, сәнгать мәктәбенә укырга керергә чакырган иде... Ул вакытта алар I-IV сыйныф укучылары иде, хәзер иң кечкенәләре VII, зурлары XI сыйныфта укыйлар. Җиткән егет-кызлар! Вакытның үткәне сизелмәгән дә!
Җиде ел буена безнең авыл балаларына төрле биюләр, җырлар, сәнгатьле сөйләү, сәхнәдә үзләрен матур тотарга өйрәтте ул.
Кисәк уйлап куям: әгәр Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлап кайтып Ядегәр мәктәбендә эшләргә калган булса, ул бит безнең балаларны түгел, Ядегәр балаларын сәнгать дөньясына алып кереп китәр иде, ә безнекеләр мәхрүм калыр иде! Бу очракта без Гөлнара Ришадовнаның тормыш иптәше Рамил Низамиевка рәхмәтле: Ядегәрдә түгел, үзебездә калдырганы, авылыбызга килен итеп алып кайтканы өчен.
Гөлнарага җыр-биюгә сәләт әти-әнисеннән күчкән. Аның әтисе Ришат Фәхертдинов яшьтән үк бик оста биюче, гармунчы, җырчы иде, әнисе ягында да җырчылар, гармунчылар күп. Гомумән, ике якта да сәхнә кешеләре. Юкка гына Ришат белән Рәзиләнең өч улы да артистлык һөнәрен сайламагандыр: тамырларында артистлык каны.
“Җәүһәр” фольклор бию ансамблендә 30дан артык бала шөгыльләнә. Алар арасында 3-5 яшьлекләре дә, 10-17 яшьлекләре дә бар. Балалар төрле милләт биюләрен дә, татар халкының җырлы-биюле уеннарын да, заманча биюләрне дә югары дәрәҗәдә оста башкаралар. Чыгышлары белән авыл халкын гына түгел, Кукмара, Казан, Вятка Аланы, Саранск, Чиләбе шәһәрләре тамашачыларын да сөендереп кайттылар. “Җәүһәр”леләр район, төбәкара, республика күләмендә уздырылган конкурсларда катнашып дипломант, лауреат исемнәренә лаек булдылар.
Ачык йөзле, ягымлы булуы, һәрвакыт елмаеп йөрүе, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәве, авырлыклардан курыкмавы белән балалар күңелен яулап алды ул. Боларга өстәп, тырышлык, максатчан булуы, ару-талуны белмичә эшләвенә сокланмаган кеше юк!
Вахит авылында балаларны бер йодрыкка туплап, һәркайсына аналарча якын, кайгыртучан булып, 7 елдан артык аларга сәнгать серләренә төшенергә мөстәкыйльлеккә, тәвәккәл булырга чын сәхнә кешесенә әверелергә өйрәтте ул!
Әле яулыйсы үрләр, җиңәсе сынаулар алда да булыр. Әнә бит 3 яшьлекләр брейк-данс рәвешен китереп биеп яталар, самими дә, кызык та үзләре!
Уңышлар, сөенечләр алда тагын да күбрәк булсын, Гөлнара – “Җәүһәр”нең төп асылташы! Ходай сиңа исәнлек-саулык бирсен, туачак сабыеңны исән-сау алып кайтып, тигезлектә үстерергә насыйп итсен.
Нәзилә ТИМЕРГАЛИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән 31 майның 2026 елның 1 июнендә 18 сәгатькә кадәр 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Яшен көне, кыска вакытлы җилнең 15-17 м/с ка кадәр көчәюе (Казанда 15 м/с ка кадәр).
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән 31 майның 2026 елның 1 июнендә 18 сәгатькә кадәр 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Яшен көне, кыска вакытлы җилнең 15-17 м/с ка кадәр көчәюе (Казанда 15 м/с ка кадәр).
30
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
29
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз