Бүген Кукмара районының «Туган як музее» МБУКында кунаклар өчен «Музыканың максаты — йөрәкләргә кагылу» дигән лекция яңгырады. Ул танылган якташыбыз, композитор Марс Нәҗип улы Кашиповның 90 еллыгына багышланган иде.
Музейның фәнни хезмәткәре Эльвира Вакиф кызы зур җылылык белән тыңлаучыларны атказанган сәнгать эшлеклесенең иҗат дөньясына чумдырды. Ул композиторның тормыш юлы турында сөйләде һәм һәрберебезнең күңелендә яңгыраш тапкан танылган әсәрләрнең иҗат ителү тарихлары белән уртаклашты.
Лекция Марс Кашиповның талантына хөрмәт йөзеннән узды һәм иҗаты мәдәниятебезне баеткан кешеләр турында истәлекне саклауның мөһимлеген тагын бер тапкыр искә төшерде. 🎶