Ул бу исемгә бик лаек

2013 елның 31 декабре, сишәмбе
“Бәкер” шифаханәсендә эшләүче якташыбыз һәм туганыбыз Җәмил Шәмсетдиновка “Татарстанның атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде. Аның җитәкчелегендәге дәвалау һәм сәламәтләндерү үзәгендә ял итүчеләргә югары дәрәҗәдә медицина хезмәте күрсәтелә. Ул - югары эрудицияле, үз һөнәренең чын остасы, бик тыйнак һәм күпкырлы шәхес. Җәмил үз эшендә кешеләргә игелек күрсәтү белән беррәттән, туган авылында да изге эшләрдә бик актив катнаша.
Без, барлык туганнары, аның белән чиксез горурланабыз.
Барлык туганнары исеменнән Түбән Камада яшәүче апасы Илсөяр ӘХТӘМОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International